воскресенье, 16 июня 2013 г.

Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада Сабан туен бәйрәм итүдә катнашты


Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада Сабан туен бәйрәм итүдә катнашты
Ул сәхнәләштерелгән тамаша алдыннан Сабан туенда катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). “Сезнең Сабан туен намуслы һәм лаеклы рәвештә бәйрәм итәргә тулы хокукыгыз бар, чөнки сез икътисад үсеше, социаль өлкә, шәһәрдә уңайлыклар булдыру һәм авылларда мәсьәләләрне чишү буенча сизелерлек уңышларга ирешәсез”, - шундый сүзләр белән бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама халкын котлады. 
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чаралар традицион рәвештә бәйрәм мәйданнарын карап чыгудан башланды. Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин белән бергә ТР парламенты башлыгы балалар мәйданын, Түбән Каманың предприятиеләре һәм зур оешмалары күргәзмәләрен карап чыкты.
Фәрит Мөхәммәтшин сәхнәләштерелгән тамаша алдыннан Сабан туенда катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. “Бүген Түбән Кама – Россиядә генә түгел, ә Европада да зур нефть химиясе башкалаларының берсе, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. – Монда бүген нефтьчеләр, төзүчеләр, төрле тармак вәкилләре - республиканның социаль-икътисади үсешенә өлеш кертүчеләр җыелды. Моның өчен сезгә зур рәхмәт, ихлас күңелемнән хезмәттә яңа уңышлар телим!”
Дәүләт Советы башлыгы сүзләренчә, Сабан туеның географиясе елдан-ел киңәя, бу бәйрәмне хөрмәт итүчеләр арта. Киләсе ялларда Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Санкт-Петербург янында йөзенче Сабан туе була, анда Балтыйк буе илләре вәкилләре катнашачак.
Республика парламенты башлыгы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен яңгыратты.
 "Ихлам күңелемнән Сабан туеның матур һәм онытылмаслык тантанага әйләнүен һәм безгә, бигрәк тә, авыл халкына яхшы һава торышы һәм мул уңыш бирүен телим", – диде шәһәр мэры Айдар Метшин үз чыгышында.
Тантаналы рәвештә Түбән Кама Сабан туеның флагы күтәрелде. Мактаулы миссия 2013 нче ел батыры Александр Антоновка һәм 2012 нче ел Сабан туе батыры Марат Мөхәммәтҗановка йөкләнде. Соңыннан Россия һәм Татарстан бүләкләрен тапшыру булды. “Түбән Каманың мактаулы гражданины” исеме ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһмановка бирелгән.
“Голос” проектында икенче урын яулаган Эльмира Кәлимуллинаның чыгышы Түбән Кама халкы өчен чын бүләк булган.
Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, төрле милләт вәкилләрен берләштерүдә Сабан туеның төп кыйммәте һәм үзенчәлеге. 
Айдар Метшин чыгышында якын арада Түбән Кама халкының хыялы тормышка ашыр һәм яңа Халыклар дуслыгы йорты төзелер, дигән өметен белдерде.

Комментариев нет: