воскресенье, 23 июня 2013 г.

“Ак Барс” миллиардны миллионнарга калдырырмы?


“Ак Барс” миллиардны миллионнарга калдырырмы?
“Ак Барс” Россиядәге иң бай клуб булып чыкты. Нәкъ менә шунлыктан алдынгы уенчылар бездән җибәрелгән дә бугай. Алары урынына таныш булмаган легионерлар килә.

Соңга калып булса да, “Ак Барс” үз составындагы үзгәрешләр турында игълан итте. Трансферлар сәясәтенең быел ябык формада баруын клуб үзе дә таный, ахыры. Һәрхәлдә, клубның рәсми сайтында мондый юллар бар: “комплектация эшенең ябыклыгын һәм үзенчәлекле булуы истә тотып, Казан хоккей дружинасының трансфер сәясәте тирәсендә ясалма мәгълүмати вакуум барлыкка килде. Иң якын җанатарлардан гафу сорыйбыз”.

Тик нигә бушлык ясалма рәвештә булдырылган соң? Моны, әлбәттә, бик җиңел аңларга мөмкин. Беренчедән, клубның алдынгы уенчылар белән хушлачагы хакында хәбәрләр күптән барлыкка килде. Мондый вәзгыять җанатарлар арасында ризасызлык тудырганы көн кебек ачык. Бу юнәлештә ниндидер уйланмаган адым ясау командадан бөтенләй читләшү китереп чыгарырга мөмкин иде. Җитмәсә, клуб сәясәте болай да быелгы сезон алдында иң күп чәйнәлгән темаларның берсенә әверелде.

Морозов урынына Хешка?

Шулай итеп, рәсми хәбәрдә быел Денис Куляш, Вадим Хомицкий, Алексей Морозов, Данис Зарипов, Евгений Скачков, Яркко Иммонен кебек уенчыларның килешү вакытлары чыкканлыгы хәбәр ителә. Николай Жердев белән Лаурис Дарзиньшбашка клубларга алмаштырылган. Нико Капанен белән үзара килешү дә таркатылган. Болар бар да төп состав уенчылары. Игътибар итсәк, беренче ике өчлекләр тулысынча диярлек юкка чыгарылган. Команда яңабаштан корыла дип әйтергә мөмкин.

Сайтта яңа уенчылар турында һәм аерым хоккейчылар белән килешүләр озайтулар турында да хәбәр ителә. Шулай ук команданы җыю процессы гамәлдә тәмамлануы, кайбер үзгәрешләр генә була алуы да искәртелә. Килешүләрен озайтучылар арасында капкачы Эмиль Гарипов, сакчылар Евгений Медведев белән Константин Корнеев, һөҗүмчеләр Алексей ТерещенкоЯнне Песонен һәм Денис Голубев бар.

Яңа уенчыларга килгәндә, биредә сакчылар Александр Осипов белән Шон Хешка (Канада), һөҗүмчеләр Кристофер Бурк(АКШ), Михаил ВарнаковТомаш Винцоур (Чехия), Александр Свитов һәм Тим Стэплтон (АКШ) исемнәре атала. Киң җәмәгатьчелеккә, асылда, Осипов, Варнаков һәм Свитов исемнәре генә таныш, чөнки алар үзебездә – Россиядә чыгыш ясадылар. Калганнар исә – нигездә, Америка һәм Канаданың түбән лигаларында чыгыш ясаган уенчылар.

Шул рәвешле, Морозов һәм Зарипов урынына ниндидер билгеле, танылган “йолдыз”ны күрү өмете челпәрәмә килде. Гәрчә, берара Дацюк фамилиясе аталса да. Анысы әлегә НХЛдан кайтмаска карар кылган. Хешка-Буркларга тамашачы йөрерме – анысы да әлегә сорау астында кала.

Җилгә очкан акчалар

Яңа уенчыларның Казанда күпме хезмәт хакы алачагы әлегә билгеле түгел. Ә менә экс-казанлыларның күпме алганын белә алдык. Нәкъ менә шул сәбәпле аларның Казаннан китүенә хәзер артык борчылмайлар да бугай инде.

Континенталь хоккей лигасы быел беренче тапкыр клубларның хезмәт хаклары документларын игълан итте. КХЛ күрсәткән исемлектә чыгымнар буенча беренче урынны “Ак Барс” яулады. Узган сезонда клуб хезмәт хакларына гына да 1,602 миллиард сум акча түккән. Икенче урында – “Салават Юлаев”, ә менә без барыбыз да миллиардлар белән эш итәргә ярата дип язган СКА өченче урында гына.

Аңлашыла ки, “Ак Барс” шул кадәр акчаны чыннан да түккән генә дип әйтергә тулы нигез бар. Плэй-оффның финалына да чыга алмау бу очракта һич аңлашыла алмаячак. Шунлыктан җитәкчелекнең миллионер уенчылар белән аерылырга карар кылуын да хәзер җиңел аңларга мөмкин. Уйлап кына карагыз, “Ак Барс”ның җиде уенчысы бер сезонда 60 (!) миллион сум акча эшләгән. Мондый саннарның республика спонсорларына никадәр зыян китергәнен аңлау өчен белгеч булырга кирәкмидер.

Ә бит КХЛ чемпионы булып танылган Мәскәү “Динамо”сы хезмәт хакларына киткән акчалар буенча нибары бишенче урында гына – 798 049 081 сум. Аңа каршы финалда уйнаган “Трактор” бөтенләй дә тугызынчы урынны гына алып тора – 719 718 142 сум (исемлек тулысынча язма астында).

Бер уенга – миллион!

Бераз соңрак КХЛ локаут вакытында Россиягә кайткан яки килгән НХЛ вәкилләренә түләнгән хезмәт хаклары буенча да исемлек игълан итте. Биредә беренче урында Дацюк, Грабовский, Брызгаловларга киткән 326,1 миллион сум белән ЦСКА беренчелекне били. Малкин, Кулемин, Гончарлы Магнитогорск “Металлург”ы – иченче, Овечкин, Бэкстрем һәм Комаровка ия булып алган “Динамо” – өченче. Шул ук СКА бу исемлектә дә шактый аста – дүртенче урында гына, питерлылар Ковальчук, Бобровский, Тарасенколарга 233,8 миллион “гына” түккән.

“Ак Барс”та бары бер генә нхлчы – Алексей Емелин гына уйнады, казанлылар аны 20 миллионга баеткан. Ә бит Емелин клуб өчен нибары 24 матч уздырды, нибары тугыз (2+7) очко туплады. Аңлашылганча, уенчы бер уен өчен генә дә миллионга якын акча эшләгән. “Нефтехимик” өчен чыгыш ясаган Наил Якупов исә локаут вакытында 8,4 миллионга баеган. Дөрес, аның күрсәткечләре күпкә яхшырак: 22 уен гына булса да, 18 (9+9) очко туплый алган. Яшьләр арасында дөнья чемпионатында катнашмаган булса, татар егетенең күрсәткечләре тагын да югаррак булыр иде.

Хоккейда миллионнар әнә шулай оча...

Узган сезонда клубларның хезмәт хакларына киткән акчалар буена исемлек түбәндәгечә:

1. «Ак Барс» — 1 060 253 560 сум
2. «Салават Юлаев» — 1 043 674 571
3. СКА — 1 023 521 480
4. «Авангард» — 954 034 748
5. «Динамо» — 798 049 081
6. «Локомотив» — 782 592 641
7. «Металлург» Мг — 780 622 631
8. ЦСКА — 761 250 647
9. «Трактор» — 719 718 142
10. «Торпедо» — 627 282 159
11. «Барыс» — 564 122 114
12. «Донбасс» — 521 574 466
13. «Атлант» — 422 321 814
14. «Югра» — 404 246 189
15. «Лев» — 395 978 496
16. «Нефтехимик» — 393 770 123
17. «Северсталь» — 366 085 692
18. «Динамо» Минск — 340 213 438
19. «Амур» — 305 026 414
20. «Сибирь» — 303 727 453
21. «Спартак» — 295 593 974
22. «Автомобилист» — 228 967 402
23. «Витязь» — 222 988 273
24. «Динамо» Рига — 186 915 293
25. «Слован» — 164 366 221
26. «Металлург» Нк — 128 526 696

Комментариев нет: