воскресенье, 16 июня 2013 г.

Шаровның Коръәнне мыскыллавы акланды

14 июньдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе динара һәм милләтара низаг чыгаруда гаепләнгән Михаил Шаровка хөкем карары чыгарды. Мәхкәмә Шаровны бер гаепләүдән аклады, икенчесендә гаепле дип тапты.

Бүгенге мәхкәмә утырышында Михаил Шаров Русия җинаять кодексының 282нче маддәсе нигезендә милләтара низаг чыгаруда гаепле дип табылды. Аның фашистлар байрагы алдында скинхедларга кагылышлы бер клипны "ВКонтакте" интернет челтәрендә таратуы тулысынча исбат ителде, дип белдерелде. Клип яздырылган дискның да Шаров фатирында уздырылган тентүдә табылуы әйтелде.

Хөкемдарның бу карары залдагы татар милләтчеләре йөзендә канәгатьләнү хисе тудырса, Шаровның дусларының башлары түбән иелүгә сәбәп булды.

Ләкин моннан соң эш көтелмәгән юнәлеш алды дисәк тә була. Моңа кадәр мәхкәмә утырышларында Шаровның Коръәнгә дуңгыз мае һәм эт тизәге рәсеме куеп төшерелгән фоторәсемне "ВКонтакте" социаль челтәренә урнаштырып динара низаг чыгаруы буенча гаепләүләр исбатлану юлында барган кебек күренсә дә, бүгенге утырышта тикшерү барышында процессуаль ялгышлар җибәрелгән булуы аңлашылды.

Хөкемдар тикшерүчеләрнең һәм прокурорның үз эшләрен башкарганда Шаровка карата булган гаепләүләрне дәлилләп бетерә алмауларын, нәтиҗәдә аның бу җинаятьне эшләвендә шикләнүләр калу сәбәпле гаепләнүченең хөкемгә тартыла алмавын белдерде. Ягъни, Шаров эшләгән дип әйтелгән җинаятьнең вакыты, урыны һәм башкару ысулы тулысынча исбатлана алмады, гаепләүләр фаразлауларга нигезләнеп калды дип әйтелде. Шулай итеп, аның динара низаг чыгаруда гаепләнүе мәхкәмә тарафыннан кире кагылды.

Нәтиҗәдә Шаров Русия җинаять кодексының  282нче маддәсе нигезендә бары милләтара низаг чыгарган өчен генә гаепле дип табылды һәм ун айга җәмәгать урыннарында эшләү җәзасына хөкем ителде. Март аеннан алып бүгенгә кадәр өй сагында булуын искә алып аңа ахыр чиктә 48 көн төзәтү эшләре җәзасы бирелде. Шаровның хезмәт хакының 15% өлеше дәүләт хисабына күчеп барачагы да мәхкәмә карарында әйтелде.

Хөкемдар карарны укып бетергәч Совет районы прокурорына һәм тикшерү бүлеге җитәкчесенә җинаять процессы канунын үтәгәндә ялгышлыклар җибәрү өчен шелтә белдерде.

Бер сәгатькә якын сузылган хөкем карарын уку шушының белән тәмамланды. Әмма хөкемдарның гади кеше буларак Михаил Шаровка әйтер сүзләре калган булып чыкты.

"Социаль челтәрдә бер эшне эшләгәндә башың белән уйлап эшләргә кирәк. Син үзеңне ватанпәрвәр итеп, офицер итеп күрсәтергә телисең. Әмма син бер көн дә хәрби хезмәттә булмаган кеше. Син дә, Филиппов та, дусларың да. Сез миннән аермалы буларак сугышның ни икәнен белмисез. Сез сугыш килеп чыгуын телисезме? Әмма сугышырга сезгә түгел, сезнең балаларыгызга туры килергә мөмкин. Шуңа күрә гамәлләрегезне уйлап эшләгез", дип хөкемдар Шаровка күңелендәгесен әйтеп салды.

Шулай итеп, хәйран озакка сузылган Шаров мәхкәмәсе тәмамланды. Тик мәхкәмәнең бу карары күбрәк Шаров һәм аның дусларын сөендерде булса кирәк. Мәхкәмәдән чыкканда урыс милләтчеләренең йөзләре балкыса, татар милләтчеләренекендә канәгатьсезлек чагылды.

Яклар мәхкәмә карарын ун көн эчендә Югары мәхкәмәгә шикаять итмәгән очракта ул үз көченә керәчәк.

Ләкин Совет районы прокуроры урынбасары Илдар Мәликов мәхкәмәнең Михаил Шаровка карата чыгарган аклау карарын Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен белдерде. Ә Михаил Шаровның мәхкәмә карарына кагылышлы фикерен белешү мөмкин булмады. райнур шакир



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз.
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

Комментариев нет: