суббота, 20 июля 2013 г.

Кыргызстанда 30 меңнән артык татар яши


Кыргызстанда 30 меңнән артык татар яши
Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез Сабантуй уздыру өчен Казандагы Универсиада уеннары тәмамлануны гына көткән. Бу төбәк татарлары милли бәйрәмебезне 21 июль көнне билгеләп үтәчәк.

«Гадәттә, Сабантуй бәйрәме җәй башында уздырыла. Бу күптән инде күптәннән килгән матур гадәт. Тик быел халыкның Татарстан башкаласында үтәчәк Универсиадага әзерләнүе сәбәпле, аның датасын июль аена күчерергә туры килде», - дип белдергән Кыргыз һәм татарларның дуслык-хезмәттәшлек берләшмәсе президенты Хәбибулла Газизов K.News сайтына.

Чарага Кыргызстанның башка төбәк һәм шәһәрләреннән дә милләттәшләребез килер, дип көтелә. Иң мәртәбәле кунаклар исә, әлбәттә, татар дөньясының үзәге булган Татарстаннан рәхим итәчәк. Сабантуй татар милли уеннарына, мәдәни чараларга бай булачак, дип ышандыра оештыручылар. Шул рәвешле, халык төрле кызыклы уеннарда катнаша, татарча җыр-биюләр карап рәхәтләнә алачак.

Хәбибулла Газизов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Кыргызстанда барлыгы 30 меңнән артык татар яши.http://www.intertat.ru/tt/milli-tt/item/

Комментариев нет: