четверг, 25 июля 2013 г.

Фәүзия Бәйрәмовага кисәтү ясалды.

   Бүген, ягъни, 2013 елның 25 июль көнне, язучы, тарихчы, татар халкының Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмованы Чаллы шәһәре прокуратурасына чакыртып, рәсми кисәтү ясадылар. Бу кисәтү Милли Мәҗлеснең моннан нәкъ бер ел элек, ягъни, 2012 елның 25 июлендә кабул ителгән "Бойкот Универсиаде!" белдерүе һәм аның интернетта таратылуы өчен булды. Ул белдерү узган ел Казанда булган фаҗигале хәлләрдән соң йөзләгән мөселман кулга алынуы сәбәпле, аларны яклап ясалган иде. Экспертлар Милли Мәҗлес белдерүе текстында милләтара һәм динара дошманлык уятуны күргәннәр.  Бу белдерүне  тарату халыкның иминлегенә яный икән, ул үзара дошманлыкка, Татарстанда хәлләрнең көтелмәгән нәтиҗәләргә һәм тотрыксызлыкка китерүенә мөмкин, диелгән кисәтүдә.
   "Публичное распространение данного текста угрожает общественной безопасности, может привести к возбуждению ненависти и вражды у населения по национальному признаку, к непредвиденным последствиям и дестабилизации обстановки в Республике Татарстан", диелгән бу кисәтүдә. Әмма Милли Мәҗлеснең бу белдерүеннән соң бер ел вакыт үтсә дә, хокук саклау органнары куркыткан бу хәлләрнең булмавын алар күрмәмешкә салыша, чөнки Милли Мәҗлес беркайчан мондый максатлар куймады, ә үз фикерен белдерде.
Россия Федерациясенең экстремизмга каршы законына таянып, Чаллы шәһәре прокуроры А.П.Евграфов Фәүзия Бәйрәмованы экстремистик эшчәнлек алып баруның ярамаганлыгы турында  һәм ул  алга таба да экстремистик эчтәлекле материаллар таратса, 282нче статья нигезендә, аның җинаять җаваплылыгына   тартылачагын  кисәтте. Фәүзия Бәйрәмова бу гаепләүләр белән риза түгеллеген белдерде һәм моны кисәтү документына да имзалады.
   Милли Мәҗлес үз фикерендә кала - Татарстанда мөселманнарны эзәрлекләүләр универсиада барышында да булды, хәзер дә дәвам итә; зур бурычларга кереп уздырылган универсиада һәм башка спорт чаралары халык өстенә  авыр йөк булып төшә; Россиядә, шул исәптән, Татарстанда да коррупция, гаделсезлек, халыкны кычкыртып талау дәвам итә; илдә  демократия, сүз иреге юк, үз фикерле кешеләр эзәрлекләнә, хөкем ителә, гел кисәтеп торыла, Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова белән булган бу очрак шуны тагы бер кат раслый. Татар халкының Милли Мәҗлесе моннан соң да милләтне, ислам динен, гаделлекне һәм демократияне яклаячак, иншаАллаһ һәм Фәүзия Бәйрәмова да татарларны, мөселманнарны яклап язуын дәвам итәр!

                      МИЛЛИ  МӘҖЛЕСНЕҢ  МАТБУГАТ ҮЗӘГЕ. 
                           2013 ел, 25 июль.

Комментариев нет: