суббота, 13 июля 2013 г.

Зарина Бабаджанова: Мөселман киемнәренә ихтыяҗ көннән-көн үсә

Зарина Бабаджанова: Мөселман киемнәренә ихтыяҗ көннән-көн үсә
Күптән түгел генә Казанда мөселман киемнәре дизайнерлары арасында үткәрелгән «Islamic Clothes» фестивале тәмамланды. Быел конкурста беренче мәртәбә генә катнашучы Казан дизайнеры Зарина Бабаджанова берьюлы ике номинациядә (!) җиңүче дип табылды.

Фестивальдә катнашу уе ничек туган, мөселман модасы белән бәйле әлеге чаралар нигә кирәк, алар дизайнер һәм мөселман хатын-кызларына нәрсә бирә  - боларның барысы турында да без быелгы «Islamic Clothes» фестивале героеның үзеннән сораштык.

- Зарина, мөселман модасы белән бәйле чаралар соңгы елларда аеруча еш үткәрелә. Тик сез үз кием коллекциягезне быел беренче мәртәбә генә тәкъдим иттегез. Бу нәрсә белән бәйле?


- Дөрестән дә, мин модельерлык һөнәре белән күптән шөгыльләнәм. Казанда үз мода йортым да бар. Тик моңарчы мин классик стильдәге киемнәр белән генә эшли идем. Мөселман хатын-кызлары өчен киемнәр тегү эшен исә күптән түгел генә башладым - шундый беренче коллекциямне ел башында өлгерттем.

- Дизайнер эшчәнлегегезгә мөселман киемнәре белән бәйле юнәлешне өстәү нигә кирәк булды?

- Мин үзем дин юлына басып, яулык яптым. Зәвыклы мөселман киеме эзләп, бөтен Казанны әйләндем. Тик матур, минем стильгә туры килерлек бер кием дә тапмадым. Шуннан соң аларны үзем тегеп кия башладым. Берзаманны барысы да мин кигән киемнәрне мактый башлады, «миңа да шундый күлмәк тегеп бирегез әле», дип сораучылар да артты. Шунда минем башка, нишләп әле мөселман хатын-кызлары өчен дә зәвыклы киемнәр җитештерә башламаска, дигән фикер килде. Шулай итеп, башым-аягым белән әлеге эшкә чумдым.

- Ә «Islamic Clothes» фестивале турында каян ишеттегез?


- Россия мөселманнар берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина мине үзе эзләп тапты. Мин, гомумән, төрле пиар, күз буяу, мода күрсәтү белән бәйле чараларны яратмыйм. Тик Наилә ханымны тыңлагач, ризалашмый булдыра алмадым. «Бу чара кемне дә булса таныту максатыннан түгел, ә мөселман хатын-кызларына ярдәм йөзеннән оештырыла. Аларга мөселман киеменең ни дәрәҗәдә матур була алуын күрсәтергә кирәк. Ә сез бу максаттан безгә бик зур булышлык күрсәтә аласыз», - дип аңлатты ул миңа. Шулай итеп, мин әлеге бәйгедә катнашырга булдым.

- ...һәм берьюлы ике номинациядә җиңү яуладыгыз?

- Әйе. Беренче коллекциям «Чын сәләт» («Истинное призвание») номинациясендә бүләкләнсә, икенчесе - «Иң яхшы яшьләр коллекциясе» номинациясендә җиңү яулады. Бу минем өчен чын мәгънәсендә зур сөенеч.

- Зарина, әйтегез әле, ә Казанда мөселман киемнәренә ихтыяҗ зурмы? Клиентларны ничек табасыз?


- Клиентларым, Аллага шөкер, бик күп. Татарстан белән генә чикләнмибез, Россиянең башка төбәкләре белән дә эшлибез. Хәзер тулысынча мөселман хатын-кызлары өчен киемнәр тегү белән генә мәшгульмен дисәм дә, ялгыш булмас. Заказларның артык күп булуы сәбәпле, гади классик стильдәге киемнәр тегүне вакытлыча туктатып торырга туры килде.

- Күпләр мөселман киемен теләсә нинди озын җиң һәм озын итәкле күлмәк дип кенә күз алдына китерә. Сезнеңчә, хәзерге вакытта мөселман кием-салымнары арасында нәрсә модада?

- Мин, гомумән, мода сүзен яратмыйм, һәрвакыт «стиль» сүзен кулланып сөйләшергә тырышам. Кием сайлаганда һәркем, беренче чиратта, күңеленең рухи торышына игътибар итәргә тиеш.Ул үзенә ошый торган кием кияргә хаклы, аның үз шәхси стиле булырга тиеш. Шул вакытта гына ул үзен зәвыклы, матур итеп хис итәчәк.

Зарина Бабаджановага киләчәктә иҗади уңышлар телисе килә. Аңа тагын да зуррак җиңүләр яуларга насыйп булсын.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: