четверг, 1 августа 2013 г.

Россия татарлары якшәмбе мәктәпләре ачарга әзерләнә

Россия татарлары якшәмбе мәктәпләре ачарга әзерләнә
Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез халыкны татар теле һәм Ислам дине нигезләренә өйрәтү буенча курсларны яңадан ачып җибәрү өчен көз айлары җитүне генә көтә.

Ә менә әлеге курсларга язылу эшчәнлеге инде башланып та киткән. Мәсәлән, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы 1 сентябрьдән башлап теләге булган һәркем өчен татар теле һәм әдәбияты буенча курслар оештыра. Анда өлкәннәр белән бергә мәктәп яшендәге балалар, яшүсмерләр дә йөри ала.

Татар теле буенча дәресләр атнага ике мәртәбә - дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә үткәреләчәк. Әлеге бушлай курсларны Чиләбе татарлары конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, югары категорияле укытучы Сания Шевченко алып барачак.

Ә Мәкәүдә яшәүче мөселманнар октябрь аенда башланып китәчәк Ислам дине нигезләренә өйрәтү буенча курслар турында игълан итә. Чара Россиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан оештырыла. Дәресләр Мәскәүнең тарихи мәчетендә алып барылачак.

Әлеге курсларда Ислам дине турында гомуми мәгълүмат кына биреп калмыйча, халыкны гарәп теленә дә өйрәтәчәкләр. Коръән уку серләренә төшендерү - курсларның иң мөһим элементы булачак.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: