понедельник, 26 августа 2013 г.

"ТИҮ бинасын сату – цинизм гамәле"

26 августта Казанның Бауман урамында Татар иҗтимагый үзәге бинасын аукцион аша сатуга каршы митинг оештырылды.

Дистәләрчә кеше катнашкан ТИҮ оештырган митингта "Китмибез", "Карл Маркс урамы 41/13 йорт, татар йортына кагылмагыз!", "Закиров, Метшин! Татар йортын сату – татар халкын сату!", "1552 ел – Шах Гали, 2013 ел – Метшин, Закиров", "Юк иттеләр: Тукай йортын – 2008 елда, татар йортын – 2013 елда, Татарстанны – ???? елда, татар халкын – ???? елда", дигән һәм башка шигарләр күтәрелде. 

Митингны алып барган Рәүф Ибраһимов, "Без беркемнән дә бер телем ипи бирегез дип сорамыйбыз. Безгә бары ирек һәм азатлык кирәк", дип белдерде.

Митингта теләгән һәркем үз фикерен әйтә алды. Журналист Искәндәр Сираҗи Татар иҗтимагый үзәге һәм башка милли оешмалар урнашкан Казанның Карл Маркс урамындагы йортның нәкъ менә 30 август Татарстан суверенитеты көне алдынан аукционда сатуга чыгарылуын цинизм акты дип атады.

"30 август алдыннан, 29 август көнне Татар иҗтимагый үзәге бинасын сатуга чыгаруны берничек тә аңлап булмый. Ул вакытта Татар иҗтимагый үзәге булмаса, татар милли хәрәкәте ачлык игълан итеп урамда эсседә әлсерәп, салкында күшегеп ятмаган булса бүгенге көндә 30 август була алыр идеме? Була алмый иде. Менә бу цинизм акты. Шуңа күрә мин барлык җаным-тәнем белән бу сатуга каршы. Бүген Татарстан республикасы бар икән Татарстан хакимияте татар халкына рәхмәтле булырга тиеш. Чөнки татар халкы булмаса Татарстан республикасы булмас иде. Татарстан республикасы булмаса аңа бүгенге хакимияте кирәк булмас иде. Әгәр Татарстан республикасы булмаса аның башкаласы да булмас иде. Һәм башкаланың мэры да булмас иде. Бүгенге көндә хакимияттәгеләр татар халкына хәтта үзләренең кәнәфиләре белән дә рәхмәтле булырга тиеш", дип белдерде ул.

Митингта сүз алган шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина җыелган халыкны Татар иҗтимагый үзәге урнашкан бинаның каршына барып басарга өндәде.

"Бу гамәл бернинди дә канунга каршы эш түгел. Чөнки безгә башка ысул калмады. Без соңгы вакытта тилегә каршы тел белән, кылычка каршы кул белән сугышып азапланабыз. Әйдәгез, конкрет эшкә күчик", дип белдерде ул.

Яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗев исә ТИҮ бинасына атап язган шигырен укыды.

Митингта "Азатлык" татар яшьләре берлеге әгъзалары да актив катнашты. Чыгышлар ахырында алар "Азатлык, азатлык", дип кычкырып Бауман урамын яңгыратты.

Чара барышында ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев татар халкына һәм Татарстан президентына атап язылган мөрәҗәгать таратты.

Митингта илледән артык кеше катнашты. Алар арасында Чаллы һәм башка шәһәрләрдән килгән татар активистлары да бар иде. Шулай ук унлап урыс милләтчесе дә митинг барышын күзәтеп торды. Бер сәгать барган чара тыныч үтте, тәртип бозулар күзәтелмәде.

Татар иҗтимагый үзәге 6 август көнне дә татар мили оешмалары урнашкан бинаны яклап пикет уздырган иде. Ул вакытта ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә язылган ачык хат тараткан иде. Анда татар иҗтимагый оешмалары урнашкан бинаны саттырмау мәсьәләсендә республика президентыннан ярдәм соралды. Бүгенге митинг барышында Чаллы ТИҮе рәисе Рафис Кашапов "Азатлык"ка әйтүенчә, бу хатка әлегә кадәр җавап булмаган.

"Азатлык" хәбәр иткәнчә, Карл Маркс урамындагы 41/13-нче йортның сатылачагы турында Казан шәһәренең җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты сәхифәсендә язылып чыккан иде. Федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас истәлеге булган бу бинаның башлангыч бәясе 11 миллион 624 мең сум итеп күрсәтелә. 29 август көнне әлеге бинаны сату өчен аукцион оештырылачагы хәбәр ителә. райнур шакир
http://www.azatliq.org/content/article/25086802.html

Комментариев нет: