четверг, 8 августа 2013 г.

АКШ президенты мөселманнарны Ураза гаете белән котлады

Барак Обама үз гаиләсе исеменнән бәйрәм теләкләрен һәм Сүрия мөселманнарына өстәмә ярдәм булачагын ирештерде.
АКШ президенты 2009 елда Каһирә университетында мөселман дөньясына мөрәҗәгать иттеАКШ президенты 2009 елда Каһирә университетында мөселман дөньясына мөрәҗәгать итте
Рамазан ае башлану уңаеннан АКШ һәм дөнья мөселманнарына мөрәҗәгать итү традициясен дәвам итеп президент Барак Обама бәйрәм котлауларын да ирештерде.

Обама шәхсән үзе һәм тормыш иптәше Мишель исеменнән АКШ һәм дөньяда яшәүче мөселманнарга күңелле һәм тыныч бәйрәмнәр теләде.

"Күпләребез мөселман кардәшләребез белән ураза тотты һәм ифтарда бергә авыз ачты - болар безгә булганына шөкер итеп яшәргә, мохтаҗ кешеләргә тагын да күбрәк ярдәм итәргә өйрәтә. Бу уңайдан Гает көнендә өйләреннән ерак булган Сүрия качакларына АКШ өстәмә 195 миллион долларлык ризык һәм һуманитар ярдәм җибәрә", диелгән Обама котлавында.

Сугыш башланганнан бирле АКШ Сүриягә 1 миллиард долларлан артык ярдәм күрсәтте.

"Миллионлаган американ өчен Гает борыңгыдан килгән күркәм бәйрәм, Гает мөбәрәк булсын," дип тәмамлана Барак Обама котлавы. http://www.azatliq.org/content/article/25069838.html

Комментариев нет: