суббота, 3 августа 2013 г.

Федераль Сабан туе – Төмәндә

Федераль Сабан туе – Төмәндә
Бүген Төмән өлкә филармониясендә Татарстан сәнгать осталарының зур концерты була. Шимбә көнне исә шәһәрдә федераль Сабан туе үтәчәк.
Концерт программасында танылган җыр осталары Филүс Каһиров, Ришат Төхватуллин, Илһам Вәлиев, Гөлнара Рәхимова, Владимир Васильев, Марсель Вагыйзов, Алинә Прокофьева, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан егетләре” төркеме һәм башкалар. Ерак Төмәндә яшәүче миләттәшләребез хөрмәтенә әзерләнгән концертта балалар да чыгыш ясар дип көтелә.

Мәгълүм булганча, россиякүләм федераль Сабан туе быел Төмән каласында уза. 3 август көнне булачак милли бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ильдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Закиров та катнашачак.

Төмән өлкәсендә 31 меңнән артык татар гомер кичерә. Шәһәренең иң зур мәйданы булып саналган «Геолог» стадионына килгән милләттәшләребез алдында Татарстаннан килгән җырчылар да чыгыш ясаячак. Татарстан китап нәшрияты исә татар китаплары күргәзмәсе оештыра.

Милли бәйрәмнең төп оештыручыларыннан саналган Түбән Кама муниципаль районыннан Төмәнгә 310 кеше китте. Алар арасында артистлар гына түгел, Сабан туе уеннарын, ярышларын оештыручылар, көрәшче һәм хөкемдарлар да бар. Бәйрәм программасы Россия татарларының бердәмлеге һәм үзара дуслыгына дан җырлаячак, дип ышандыра чараны оештыручылар.
 

Мөршидә КЫЯМОВА

Комментариев нет: