пятница, 25 октября 2013 г.

Россиянең татар лидерлары Казанда очраша

Бу атнада Казанга Россиянең төрле төбәкләрендә эшләп килүче татар милли-мәдәни үзәк җитәкчеләре җыелачак. Максатлары - яңа эш алымнарына төшенү, үзара аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу. Әлеге масштаблы чара Татар федераль милли-мәдәни автономиясе тарафыннан 25-27 октябрь көннәрендә уздырыла. Анда Россиянең 30 төбәгеннән 60ка якын кеше катнашыр, дип көтелә. Чара кысаларында татар оешмалары җитәкчеләре өчен зур семинар-практикум үткәрү дә каралган. Семинарда катнашучылар төрле социаль проектлар эшләү, иҗтимагый оешмаларның имиджын күтәрү, төрле проектларны тормышка ашыру кебек бүгенге көндә аеруча мөһим булган эшчәнлек серләренә төшенәчәк. Семинар ахырында, ниһаять, Татарстанның Мәдәният министрлыгы тарафыннан уздырылган грантлар бәйгесендә җиңү яулаган проект исеме дә билгеле булырга тиеш. Рәсми чаралардан кала шәһәр кунаклары гамәли эшчәнлек белән дә шөгыльләнәчәк. Алар өчен Марий-Эл республикасына махсус экскурсия оештырырга ниятлиләр. Алар күрше төбәк татарларының милли-мәдәни автономиясе белән танышачак. Делегатларны анда уздырыла торган «Халкым мирасы» республикакүләм конкурсының соңгы этабында да кунакка көтәләр.

Комментариев нет: