четверг, 28 ноября 2013 г.

“Рубин” бишенче ел рәттән плэй-оффта

Корбан Бәрдыев рекордлы күрсәткечкә ия булды: ул җитәкләгән команда бишенче ел рәттән Европа Лигасының плэй-оффына чыкты.

Билгеле булганча, Казанның “Рубин” командасы Европа Лигасының плэй-оффында уйнау хокукына инде “Уиган” белән узган матчтан соң ук ия булган иде. Төркемдәге уеннарны беренче урында тәмамлау өчен безнекеләргә калган ике очрашуда бер очко яулау да җитә иде. Шунлыктан “Марибор”га каршы тренерлар лидерларны чыгарып тормас дип фаразланды. “Рубин”ның баш тренеры Корбан Бәрдыев әлеге матчта шәкертләренең көчләрен сакламаячагы, тулы куәткә уйнаячаклары хакында белдерсә дә, бу үзенә күрә турнирга, көндәшкә хөрмәт билгесе генә дип кабул ителде.

Хәер, баш тренер бик теләсә дә иң көчле һәм оптималь составны чыгара алмас иде. Сесар Навас моңарчы ике сары карточка алганы өчен уйнамады. Гекдәниз Карадәниз, Мөбәрәк Вакасо әле җәрәхәтләреннән арынмаган, диделәр. Россия чемпионатында еш кына уйнасалар да, Соломон Кверквелия белән Сердар Азмун Европа Лигасының төркем матчларына теркәлмәгән иде.

Әмма футбол җанатарлары өчен шатлыклы хәбәр дә бар иде. Ниһаять, запас уенчылар арасында һөҗүмче Саломон Рондон күренде. Билгеле булганча, сезон башында көндәшләр капкасына даими рәвештә туп кертеп торган бердәнбер диярлек нормаль һөҗүмчебез 22 сентябрьдә “Томь”га каршы уйнаганда җәрәхәт алды. “Марибор”га каршы уенда исә Бәрдыев аны мәйданга икенче таймда чыгарырга җөрьәт итте. Салкынлы, җилле кичтә футболны стадионда карарга килгән аз санлы тамашачы аны көчле алкышлар белән каршы алды.

 Рондон мәйданга исәп безнекеләр файдасына 1:0 булган вакытта чыкты (беренче тайм ахырында Бибарс Натхо исәпне ачуга иреште). Венесуэла футболчысы кырга чыккач та, кунаклар капкасы янында гол кертү өчен моментлар арта башлады. Ләкин ни гаҗәп, безнекеләр кертә алмады, ә уен ахырында уңышка “Марибор” иреште һәм очрашуны уртак нәтиҗәгә тәмамлады. Артык шатлык кичермәсәк тә (казанлылар кунакта шул ук көндәшне 5:2 исәбе белән откан иде бит), кайгыручы да булмады. Артык көчәнмичә генә “Рубин” үз максатына иреште: плэй-оффка беренче урыннан чыкты.

Алай гына да түгел, якташларыбыз Европа турнирларында үз мәйданнарында 24нче матч рәттән оттырмыйча уйнавын дәвам итте. Тагын бер искә алырга лаек факт: “Рубин” бишенче ел рәттән Европа Лигасы турнирының плэй-оффына чыга алды.

 2013 елда Казан командасына өч матч уздырасы калды. 2 декабрьдә безнекеләр үз мәйданнарында “Амкар”ны кабул итә, аннан 7 декабрьдә Мәскәүдә “Локомотив” белән уйнарга туры киләчәк. Ә 12 декабрьдә якташларыбыз Европа Лигасы турнирында Бельгиядә җирле “Зюлте Варегем” белән очраша.

Радик САБИРОВ

Комментариев нет: