понедельник, 18 ноября 2013 г.

Интернетта Азатлык радиосына көчле һөҗүм бара

Интернетта Азатлык радиосына һөҗүм 14 ноябрьдә башланды һәм шуннан бирле тукталмый. DDoS һөҗүмгә Кытай һәм Русиядәге миллионлаган компьютер җәлеп ителгән.

Әлегә билгесез кешеләрнең комачауларга тырышуларына карамастан, радионың компьютер челтәре, кайбер кыенлыклар белән булса да, эшләп килә, җиһазларга зыян юк. Һөҗүм итүчеләр сәхифәнең эшләвен туктата алмады, әмма яңа язмаларның, фото, видео материалларның сәхифәгә чыгуын акрынайтты.

Азат Европа/Азатлык радиосы президенты Кевин Клоз һөҗүм турында мәгълүмат туплау дәвам итә, әмма инде хәзер үк бу махсус оештырылган эш дип исәпләнелә, диде. Клоз бу һөҗүмне "шушы чорда ирекле мәгълүмат тарату һәм алмашу эшенә комачаулыклар булуын күрсәтүче ачык дәлил", дип атады.

DDoS һөҗүм хакерлар карамагына эләккән, яки вирус йоктырган меңнәрчә, ә кайчак хәтта миллионлаган компьютердан бер үк вакытта күпләгән ялган мөрәҗәгать җибәрү ысулы белән алып барыла.

Азатлык радиосының интернет челтәренә DDoS һөҗүм 14 ноябрьдә башланды һәм гадәттәгедән күп тапкыр артыграк мөрәҗәгать килә. Һөҗүмнең иң көчәйгән вакытында һәр секунд саен йөзләрчә мең компьютердан мөрәҗәгатьләр килде.

Азат Европа/Азатлык радиосының технология бүлеге башлыгы Лук Спрингер әйтүенчә, радиога каршы һөҗүмдә төрле яшерен програмнар ярдәмендә һөҗүмчеләр карамагына эләккән бер миллионнан артык компьютер катнаша дип исәпләргә була һәм ул компьютерларның күпчелегенең хуҗалары үз компьютерларының бу һөҗүмдә катнашуы турында белмидер дә.

Тикшерүчеләр Азатлыкка һөҗүмдә катнашучы компьютерларның 80-ләп проценты Кытайда, 20-ләп проценты Русиядә урнашкан булуын ачыклады. Әмма әлегә бу мәгълүмат һөҗүмнең кем тарафыннан оештырылганлыгын күрсәтерлек дәрәҗәдә түгел.

Азатлык әлегә даими техник үзгәрешләр кертеп проблемны күпмедер дәрәҗәдә чишә килә, әмма һөҗүм итүчеләр дә аның саен яңа ысуллар кулланып яңа кыенлыклар чыгара тора. Нәтиҗәдә вакыт-вакыт Азатлык сәхифәсенең ачылуы бик нык акрыная. http://www.azatliq.org/content/article/25172281.html

Комментариев нет: