суббота, 23 ноября 2013 г.

Татар яшьләрен халыкара олимпиада берләштерәчәк


Татар яшьләрен халыкара олимпиада берләштерәчәк
Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара Олимпиадага старт бирелде. Аның максаты - Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдә татар телен, милләтен, аның үзенчәлекләрен саклап калу, яшь буын вәкилләрендә Тукай теленә карата хөрмәт, ә иң мөһиме, кызыксыну уяту.

Кагыйдә буларак, чарада 14тән алып 25 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша ала. Олимпиада Татарстанның дәүләт телләрен өйрәнү, саклау һәм үстерү буенча Дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Узган ел бу бәйге беренче мәртәбә уздырылды һәм үзенең татар милләтен саклап калуда ни дәрәҗәдә зур роль уйнавын исбатлап күрсәтте. Олимпиадада барлыгы 1500дән артык яшь буын вәкиле катнашты. Араларында Россия төбәкләре белән беррәттән Финляндия, Кытай, Төркия, Украина, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Төркмәнстаннан да вәкилләр бар иде. Быел бу чараның популярлыгы тагын да зуррак булачак, дип ышандыра оештыручылар.

Бәйге ике өлештән тора. Аның беренче турына гаризалар кабул итү башланып китте инде. Моның юлы бик гади - Казан федераль университетының сайтына кереп, махсус теркәлү узарга гына кирәк. Әлеге гамәлне 20 декабрьгә кадәр башкарырга мөмкин.

Аннары исә теркәлү узганнарга шушы ук сайтта махсус тестлар чишәргә туры киләчәк. Сораулар татар дөньясы, теле һәм мәдәниятенә кагылышлы булыр, дип уйланыла. Бәйгенең бу өлеше 9 декабрьдән 20сенә кадәр дәвам итәчәк.

Шул рәвешле, олимпиаданың икенче турына әлеге язма эшләр арасыннан иң-иң дип табылганнары гына узачак. Бу турны узучыларның исем-фамилияләре 25 декабрь көнне билгеле булырга тиеш. Язма эш нәтиҗәләре белән, шулай ук, КФУ сайтының абитуриентлар өчен махсус сайтында танышырга мөмкин.

Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиаданың икенче өлеше Казан шәһәрендә уздырылачак. Анда беренче тур җиңүчеләренең барысы да чакырылачак. Бу юлы инде бәйгедә катнашучыларга тагын да ныграк тырышырга туры киләчәк - сорау һәм биремнәр күпкә катлаулырак булачак. Хәер, моңа кадәр вакыт шактый күп - олимпиаданың бу этабы 2014 елның 23-27 апрель көннәрендә үткәрелер, дип планлаштырыла. Җиңүчеләргә исә берсеннән-берсе кыйммәтлерәк бүләкләр тапшырылачак.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: