суббота, 28 декабря 2013 г.

Төркиядә татар китабы дөнья күрде

    Төркиядә татар китабы дөнья күрде
Шушы көннәрдә Төркиядә татар балалар хикәяләреннән торган “FİLDİŞİ ÇAKI”(Сөяк саплы пәке) исемле яңа китап нәшер ителде. Әлеге хезмәтне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанның тәкъдиме белән Фатих Кутлу  тәрҗемә иткән.

Китап Әнкара шәһәрендәге “Бәнгү” нәшриятында декабрь аенда чыккан. 2013 елда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фатих Кутлу тәрҗемәсендә Төркиядә дүрт татар китабы дөнья күрде - Аяз Гыйләҗевнең  “Җомга көн, кич белән...” повесте, Рәбит Батулланың “Алыб Батыр маҗаралары” әкияти романы, повесть-хикәяләрдән торган “SESSİZ KURAY” (Тавышсыз Курай) исемле җыентык һәм “FİLDİŞİ ÇAKI” исемле хикәяләр китабы.

“FİLDİŞİ ÇAKI” китабында 14 татар әдибинең 17 хикәясе урын алган. Җыентыкка “Бер баланың көнлек дәфтәре” (Нәҗип Думави), “Туган илен сагынган” (Гали Рәфыйкый), “Кем көчле?” (Aбдулла Алиш),“Ана мәхәббәте” (Госман Бакир), “Җылан мөгезе” (Гали Рәхим), “Сөяк саплы пәке”, “Шыгырдавыклы башмаклар” (Дәрҗия Аппакова), “Шуктуган” (Җәвад Тәрҗемани), “Битлек” (Гали Рәхим), “Чүлмәк китекләре” (Ләбибә Ихсанова), “Үткен кылыч” (Шәһит Әхмәдиев), “Сугышчан бурыч” (Фаил Шәфигуллин), “Намаз” (Фәйзи Вәлиев), “Бал чүлмәге” (Газиз Мөхәммәтшин), “Аның шатлыгы бер Аллага гына мәгълүм иде!” (Фәхрелислам Агиев), “Ул үксез бала шул!” (Фатих Әмирхан),“Артист” (Госман Бакир) әсәрләре кергән.

Шулай ук декабрь аенда Фатих Кутлу тәрҗемәсендә халык язучысы Марсель Галиевнең “Ана” исемле хикәясе Төркиянең “Бәрҗәстә” дигән мәдәни-сәнгати һәм әдәби журналыныда дөнья күргән иде. Басманың әлеге саны төрки дөнья әдәбиятына багышлап чыгарылды. http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/

Комментариев нет: