суббота, 29 марта 2014 г.

КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫНА - МИЛЛИ ДӘҮЛӘТ!!!


Татар халкының Милли Мәҗлесе кырым татарларын Корылтайлары белән котлый һәм аның эшендә уңышлар тели! Кырым татарлары - Кырымның төп халкы, биредә үз бәйсез дәүләтләрен тоткан тарихи милләт. Кырым - татарларның Ана Ватаны, биредә бары тик кырым татарлары гына үзбилгеләнә ала, ягъни, үз милли дәүләтләрен торгызырга хаклары бар. Милли Мәҗлеснең һәм Корылтайның төп бурычы - милләтне дәүләтле итү, аны Россия агрессиясеннән саклап калу. Россиягә ышанырга һәм аңа йөз тотарга ярамый, ул узган тарихта да, бүген дә Кырымны басып алучы, кырым татарларын төп җәберләүче булып тора. Барлык эшләрегезне дә Украина һәм дөнья җәмәгатьчелеге белән бергә эшләгез! Татар халкының Милли Мәҗлесе бу катлаулы көннәрдә кырым татарлары белән бергә булды, бер фикердә булды, алга таба да шулай булыр, ин ша Аллаһ!
ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА,
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ МӘҖЛЕС РӘИСЕ.
29 март, 2014 ел.
Татарстан Республикасы.

Комментариев нет: