среда, 14 мая 2014 г.

Молдова июньдә Европа берлеге белән ассоциация килешүе имзалый

Молдова 27 июньдә Европа берлеге – Молдова гадәттән тыш саммитында Европа берлегенә кушылу турында килешү имзалаячак.

Европа шурасы рәисе Герман Вам Ромпей Молдова премьер-министры Юрий Лянэга әлеге саммитта катнашу чакыруы җибәрде. Герман Ван Ромпей премьер-министрны 29 июньгә Германиянең Ааһен шәһәренә Бөек Карл премиясен тапшыру өчен дә чакырды. Бу премия Европаны берләштерүгә керткән өлеш өчен абруйлы бүләк булып тора.

Молдова хөкүмәтенең матбугат үзәге саммит вакытында ассоциация хакында килешү имзаланачак, Европа берлеге белән ирекле сәүдә кыры булдыру да аңа керәчәк, дип белдерә.

Комментариев нет: