воскресенье, 29 июня 2014 г.

Тыела сүгенү-мат – нишләр инде матбугат? (СОРАШТЫРУ)

    Тыела сүгенү-мат – нишләр инде матбугат? (СОРАШТЫРУ)
Президент Владимир Путинның май аенда имзалаган кануны Россиядә шактый бәхәсләр тудырды. 1 июльдән әдәбият һәм матбугатта, спектакль һәм кинофильмнарда сүгенү сүзләре кулланган өчен штраф түләтәчәкләр дигән хәбәрне Мәскәү журналистлары да кәефсезрәк кабул итте.

Рус басмаларында «Россия закон чыгаручылары сүз иреген кысрыклый, авызыбызны томалыйлар»  дигән язмалар еш күренде. Әдәбиятта, сәнгатьтә, халык иҗатында, спектакль, кинофильмнарда, мәдәни-агарту чараларында хәсис сүзләр куллану тыела. Канунны бозган очракта 2 меңнән алып  2,5 мең сумга кадәр штраф түләтәчәкләр. Вазифаи затларга исә - 4-5, ә юридик затларга 40-50 мең сум каралган. Шунысын да өстәп әйтергә мөмкин: икенче мәртәбә канунны бозучыларга штрафның күләме тагын да зуррак булачак. Шундый ук штрафлар матбугат чараларына да кагыла.

Яңа канун сүгенү сүзләре кергән фильмнар прокатына таныклык бирүне дә туктата. Махсус таныклык булмаган очракта, штраф күләме 100 мең сум.

Intertat.ru га Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге  белдергәнчә, республикада андый мәсьәлә кискен тормый. Һичьюгы халыктан бу уңайдан шикаятьләр кабул ителмәгән, шулай да атаклы җырчыбыз, профессор Салават Фәтхетдинов сөйләменә штраф чәпи башласалар, Татарстан бюджеты күз ачып йомганчы ипи камыры кебек кабарыр иде, минемчә.


Халисә Ширмән, язучы:

- Сүгенү сүзләренә карашым бик тискәре, Путин белән тулаем килешәм һәм бу карарны бик шатланып кабул иттем. Халыкта да бит: «Күзеңә шайтан күренсә, сүген», дип әйтәләр, димәк, сүгенү сүзләре фәрештәләрне генә түгел, хәтта шайтанны да качыра. Бәлки, кайсыдыр коллективта аннан башка мөмкин дә түгелдер, ләкин гаммәви мәгълүмат чараларында сүгенү сүзләре булырга тиеш түгел! Үземнең беркайчан да сүгенгәнем юк, сүгенә дә белмим, сүгенеп сөйләшкән кешеләрне дә кабул итә алмыйм. Аллага шөкер, гаиләмдә беркем дә сүгенми.

Раил Өметбаев, «ТНВ-Планета» телеканалының «Татарлар» редакциясе җитәкчесе:

- Минем фикеремчә, гомумән алганда, сүгенгән өчен штраф салу әйбәт. Әйтик, турыдан-туры эфирда бара торган тапшыруда берәрсе сүгенеп җибәрә икән - рәхим итеп штраф түләсен. Үзен кулда тотарга өйрәнсен, дигәндәй. Ләкин сәнгать әсәре булган спектакль яки фильм яисә әдәби әсәрдә сүгенү сүзләрен тыюның мәгънәсен аңламыйм. Тормышта сүгенәбез икән, димәк, чынбарлыкның билгеле бер чагылышы булган иҗат әсәрләрендә дә сүгенү сүзләренә урын булырга тиеш. Бу - авторның хокукы. Ә инде бала-чаганы сүгенү сүзләреннән яклыйбыз дибез икән, яшь категориясен күрсәтә торган канун бар ич. Әйтик, фильмда сүгенү сүзләре булса, аның яшь категориясен 16+ яисә 18+ итеп куярга мөмкин. Америкада бу мәсьәлә бик җиңел хәл ителгән. Анда фильмда сүгенү сүзләре булса, фильм алдыннан махсус язу чыга: «Фильмда сүгенү сүзләре бар, балалар белән караганда, сак булыгыз!» Үземнең телевизион эфирда сүгенгән очракларым булмады. Әмма материал әзерләгәндә, монтаж вакытында, әлбәттә, кайвакыт сүгенеп тә җибәрәсең. Аннан башка булмый, чөнки эшебез авыр, пар чыгарып алырга да кирәк. Бүлмәдә син ышанган, сине яхшы белгән кешеләр булганда, сүгенеп җибәрүнең начарлыгын күрмим. Бу - табигый әйбер.

Резидә Гарипова, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры режиссеры:

- Сәхнәдәге бозык сүзләргә мин гомумән каршы. Яшьләр тормышын өтерге телдән башка күзаллап та булмый дигән фикергә, мин елмаеп кына карыйм. Ә бөек әдипләребез үз әсәрләрен  ничек тудырган соң? Шекспир да, Островский да бик яхшы иҗат иткәннәр.  Геннадий Полокның искитмәле фильмы - «Республика Шкид»ны гына алыйк. Аларның әсәрләре сүгенү сүзләреннән башка да бик үтемле. Пушкин һәм Маяковский иҗаты нәрсәсе белән кабатланмаслык соң?.. Минем уйлавымча, бүгенге көн «иҗатчылар»ы «мат» алымнарына  җитди профессиональ ысуллар куллана белмәгәннән генә алына. Билдән түбән юморны без күрдек инде...

Илфар Кәримов, «Болгар» радиосы алып баручысы:

- Ә мин Россия Президенты Владимир Путин белән килешәм. Әдәбият, матбугат битләре сүгенү урыны түгел. Мәсәлән, мин радиода сөйләп утырганда, сүгенеп жибәрсәм, нәрсә була инде бу? Көндәлек тормышта андый сүзләрне болай да еш ишетәсең...

Фәнис Җиһаншин, Татарстанның атказанган артисты:

- Кулымнан килсә, сәхнәдә генә түгел, тормышта сүгенгәннәргә дә штраф салыр идем.  Кеше бит ул шундый кызык... тыелган әйберне качып кына, яшерен эшләүдән тәм таба. Рөхсәт ителмәгән әйберләрне тормышка ашырып, халык арасында герой булып китүчеләрне дә тарих бик күп белә. Шуңа күрә, таяк ике башлы булган кебек, бу закон гамәлгә кергән хәлдә, аны үтәмәүнең астыртын юлларын эзли башлаучылар барлыкка килмәс дип беркем дә вәгъдә итә алмый. Миңа калса, сүгенергә ярамый дигән табу, адәм баласының (шәхеснең) үз, эчке дөньясы, намусы-иманында ныклап уелган булырга тиеш!!! Минем өчен шунысы мөһим.

Земфира Гыйльметдинова, «Сәхнә» журналының баш мөхәррир урынбасары, театр тәнкыйтьчесе:

- Анна Ахматова янында кемдер сүгенгән дә, аңардан гафу үтенгән. «Борчылмагыз, без бит филологлар», дигән Ахматова. Без барлык сүзләрне дә белә алабыз, ләкин куллану мәҗбүри түгел. Сәхнәдә сүгенү аз күләмдә үзен акларга мөмкин дип саныйм. Акыллы кеше аннан гына бозылмый. Кайберәүләрнең татлы-төче куштан сүзенә караганда, матур итеп сүгенүен тыңласаң яхшырак. Канунга килгәндә, кайсы гына закон төгәл үтәлә соң бездә? Менә шулай. Мин җәмәгать урыннарында тәмәке тартуга да каршы. Менә анысы хакындагы канунның үтәлешен кайгыртыр идем.

Эльмир Низамов,  композитор:

- Рим шагыйре Овидий  «тыелган җимеш татлы була» дип язган. Теләсә нинди закон проекты көнүзәк мәсьәләләрне хәл итәргә, әйләнә-тирә дөньябызны яхшыртуны күз алдында тотарга тиеш. Матбугатта, сәнгать әсәрләрендә сүгенүне тыя торган закон шәхсән миңа аңлашылмый һәм мин аның мәгънәсен дә тапмыйм.Телевидениедә «мат» һәрвакыт диярлек  боздырыла. Минем аны кинотеатрларда да ишеткәнем юк. Ә китаплар һәм сүгенү сүзләре кергән композицияләрдән гыйбарәт музыкаль дисклар еш кына болай да аерым тамга куелып сатыла. Әлеге тыю тиктомалдан гына китереп чыгарылгандыр сыман. Бу закон берәр уңай үзгәреш бирерме,  әллә аның белән спекуляция ясауга гына юл ачармы – анысы минем өчен табышмак. Көндәлек тормышта тозлы-борычлы лексиканы кулланган халык алга таба да шуны дәвам итәчәк. Әсәрләрдәге сүгенү сүзләрен киметүгә дә бу канун йогынты ясамастыр кебек. Ә менә иҗат кешесен чикләргә мөмкин. Талантлы автор кулында хәтта сүгенү дә  сәнгатьлелек, образлылык җәһәтеннән отышлы алым була ала.

Гүзәл Сәгыйтова: «Яңа гасыр» телевидениесендә «Мәдәният дөньясы» тапшыруы алып баручысы, филология фәннәре кандидаты:

- Мине бу хәбәр артык гаҗәпләндермәде. Соңгы арада Думада тәкъдим ителгән һәм кабул ителгән законнар берсеннән-берсе  «кызыклы». Тыюлар – идеологик доктринага әверелеп бара. Бер караганда, күпләр әлеге канунны әхлак, телебезнең чисталыгы һәм мәңгелек кыйммәтләр турында кайгырту буларак хуплап каршы алырга тиеш кебек. Ләкин – юк, сүгенүне тыю тагын да ныграк сүгендерә генә. Чөнки әлеге кысрыклау – таныш тарихның кабатлануы. Әдәбиятта, сәнгатьтә сүгенүне кабул итү-итмәүгә килсәк: норматив булмаган лексиканы кем, ничек, нинди максаттан куллана бит! Февраль аенда «Калеб» яңа буын җыены Камал театры белән берлектә заман драмалары турында дискуссия үткәргән иде. Әлеге кичәгә әзерләнгәндә күп кенә «яңа драма» вәкилләренең әсәрләрен укыдык, шул өслүбтә куелган спектакльләр, фильмнар карадык. Анда сүгенү – гадәти нәрсә. Ләкин бер әсәрдә сүгенү белән икенчесесендә сүгенү бик нык аерыла. Талантлы драматург, режиссер беркайчан да бу лексиканы шаккатыру өчен, тышкы эффект өчен генә кулланмаячак.

Мөршидә КЫЯМОВА

Комментариев нет: