четверг, 14 августа 2014 г.

Рафис Кашапов 5 тәүлеккә тикшерү изоляторына ябылды

Рәфис Кашапов полиция бинасы янында

Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рафис Кашапов 7нче августта телефон аша прокуратурадан чакыру алган. Җомга көнне прокуратурага килгәч, аны тоткарлаганнар һәм биш тәүлеккә тикшерү изоляторына озатканнар.
Рафисның хатыны Нурзия ханым әйтүенчә, Кашаповка интернетта Русия–Украина мөнәсәбәтләре турында фикер алышуда гаепләү белдерелә. Әйтүләренә караганда, тикшерү изоляторында биш тәүлек утырганнан соң, Чаллы ТИҮ рәисенә яңа мәхкәмә билгеләнәчәк.
«Азатлык» хәбәрчесе зур борчуга, мәшәкатьләргә тарыган Нурзия ханым белән очрашты. Ул ире Рафиска карата мондый көч куллануны башбаштаклык, куркыту сәясәте дип бәяләде. Кулга алуның, мәхкәмәләрдә булган хәлләрнең кайбер нечкәлекләрен дә бәян итте ул.
– 7нче август көнне кич белән Чаллының прокурор урынбасары Рафисны икенче көнне сәгать тугызга прокуратурага чакырды. Шул китүдән соң, вакыйга барышын белү өчен, сәгать 11ләрдә шалтырата башладык. Рафис телефонын алмады. Белүемчә, шул китүдән соң ук аңа мәхкәмә оештырганнар, биш тәүлеккә ябу турында карар чыгарганнар. Мәхкәмәдән соң, тиз генә телефон аша сөйләшеп булды. Утыртуның сәбәбе интернетка ниндидер рәсем куюда икән. Мәхкәмә карарында нинди сурәт, нәрсәнең кайчан, кайдан алып куелуы хакында әйтелми.
Тагын бер кызык күренеш, Рафис белән бергә бер урыс егетен, скинхедны хөкем иткәннәр. Шундый ук гамәл, шундый ук гаепләү, шундый ук маддә буенча. Нишләптер бу урыс кешесенә җәзаны бер тәүлек кулга алу белән биргәннәр, ә безнең татарларга шундый ук эш өчен биш тәүлек бирәләр. Бу хакта Рафисның үзеннән белдек. Рафис кырында урыс кешесен хөкем итү уен гына да булырга мөмкин. Янәсе, Татарстанда урысын да, татарын да утырталар. Алай булгач, ник икесен дә бер вакытка япмыйлар? Монда Рафиска каршы ачыктан-ачык басым бара.
Минем уйлавымча, Рафисны утырту интернеттагы рәсем-сурәтләр өчен генә түгел. Ул Украина – Русия мөнәсәбәтләре буенча гел үз фикерләрен әйтеп тора. Ул сәяси эшчәнлеге, сәяси фикерләре өчен кулга алынды, утыртылды, диде Нурзия ханым Кашапова
Гафиулла ГАЗИЗ. http://beznen.ru/

Комментариев нет: