воскресенье, 14 сентября 2014 г.

Татарстан Хөкүмәте чит ил товарларына алмаш эзли...

    Татарстан Хөкүмәте чит ил товарларына алмаш эзли...
Солтан ИСХАКОВ фотосы
Республикага заманча брендлар эзләп табарга һәм югары сыйфат стандартларына туры килә торган яңа продуктлар җитештерә башларга кирәк. Үзебездә җитештерелгән продукцияне чит илгә чыгару темплары дә кимегән.

Чыннан да, 2014 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстаннан чит ил һәм төбәкләргә чыгарыла торган продукция күләме беркадәр кимегән. Ә менә кертелә торган товарлар күләме 10 процентка арткан. 2013 ел нәтиҗәләренә күз салсак, узган ел республикага чит илдән барлыгы 160 миллиард сумлык товар кертелгән. Россия төбәкләреннән кертелгән продукция күләме исә, гомумән дә, 200 миллиард сумга җиткән.

Начар вәзгыятьттән - уңай нәтиҗә

Шуңа күрә хәзер Татарстанда төп максат итеп республика җитештерүчеләренә ярдәм итү, продукциянең сыйфатын заман таләпләренә туры китерү куела. Бу турыда 12 сентябрь көнне Татарстанның икътисади Совет утырышында үзара фикер алыштылар. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты.

- Товар әйләнеше белән бәйле вәзгыятьне бер дә җиңел дип булмый. Беренче чиратта, бу халыкара дәрәҗәдәге хәлләр, Россиягә карата кертелгән санкцияләр белән бәйле. Тик шунысы мөһим, без бу вәзгыятьтән файдаланып калырга, аны үзебез өчен уңай якка үзгәртергә тиеш, - дип белдерде үзенең чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге санкцияләр Татарстан өчен яңа мөмкинлекләр ача. Бу – чит ил продукциясен үзебезнеке белән алыштыру өчен менә дигән мөмкинлек. Шуңа күрә республика үз товарларын Россия күләмендә генә түгел, ә чит илләргә дә таратырга тырышырга тиеш. Моның өчен республикага яңа брендлар булдыру һәм, иң мөһиме, продукциянең сыйфатын яхшырту мөһим.

- Татарстан товар җитештерү буенча алдынгы урыннарның берсен тотуга да карамастан, бирегә чит илдән кертелә торган продукция күләме дә чагыштырмача зур. Шуңа күрә хәзер без чит ил товарларын алмаштыру белән шөгыльләнәчәк предприятеләр булдыру өстендә эшләргә тиеш. Бу – иң мөһим максатларның берсе, - дип ассызыклады Президент үзенең чыгышында.

Махсус программа кирәк

Рөстәм Миңнехановның шәхси кушуы буенча тиздән республикага чит илдән кертелә торган товарлар исемлеге барланачак. Шул ук вакытта кайсы продуктларга ихтыяҗның аеруча зур булуын ачыклау буенча да җентекле анализ ясалырга тиеш.

- Кызганыч, эре сәүдә челтәрләре арасында әлеге гомумдәүләт бурычын тиешенчә кабул итмәүчеләр дә бихисап. Мәсәлән, Татарстанда ит, сөт, яшелчә продукциясен җитештереп сату өчен барча мөмкинлекләр дә бар, югыйсә. Шуңа күрә сәүдә челтәрләре белән эшчәнлекне көйләү шулай ук әһәмиятле, - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов исә чыгышында республиканың үзендә әлегә җитештерелми торган товарларга тукталды. Аның сүзләренә караганда, беренче чиратта, нәкъ менә шул товарларны үзебезнекеләр белән алыштыру өстендә эшләргә кирәк. Моның өчен республикага аерым бер программа булдыру таләп ителә, дип ассызыклады министр.

Шул рәвешле, ул алга таба эшчәнлекне өч юнәлештә көйләргә тәкъдим итте. Беренчедән, бу өлкәдәге вәзгыятьне контрольдә тотарга. Икенчедән, Татарстан җитештерүчеләренә яңа юнәлешләргә юл ачарга кирәк. Чит ил продукциясен үзебезнеке белән алыштыру буенча программа булдыру исә аеруча мөһим юнәлеш булып санала.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, әлеге мәсьәлә чираттагы парламент утырышында да каралачак. Шул рәвешле, хәзерге вакытта Татарстан Хөкүмәте вәкилләре Дәүләт Советы депутатларына республика җитештерүчеләренә ярдәм итү юллары турында җентекләп сөйләргә әзерләнә.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: