суббота, 27 сентября 2014 г.

Казанда кырымтатарларны яклау пикеты үтте

 26 сентябрь кичендә Казанның Тукай һәйкәле янында кырымтатарларны яклау пикеты узды. ТИҮ оештырган пикетта катнашучыларга ризасызлык күрсәтеп, татарларны Монголиягә җибәрергә теләүче узып баручылар да табылды.

Казанда кырымтатарларны яклау пикеты
Пикетта кырымтатарларны яклап "Кырымтатарлар, сезгә теләктәшлек белдерәбез", "Кырым 1944 = 2014. Геноцид кабатланмаска тиеш!", "Кырымдагы туганнар! Татарлар сезнең белән!", "БМО, Европа Берлеге!Кырымтатарларны яклавыгызны таләп итәбез!" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.
Пикетны оештырган ТИҮ вәкиле Галишан Нуриәхмәт әлеге пикетны кырымтатарларны яклау максатыннан уздыруларын әйтте.
"Без Кырымны Русиягә кушкан вакытта ук кырымтатарларга сезне дә безнең хәлләр көтә дип әйткән идек. Русия Кырымны басып алгач үз сәясәтенә буйсындыра башлады. Кырымтатарлар Милли Мәҗлес бинасыннан куып чыгарылды. "Авдет" нәшрияты да бинасыннан куып чыгарылган. Гаспыралы исемендәге китапханәне тартып алганнар да, ул Русия милке дип игълан иткәннәр. Март аенда Татарстан җитәкчелеге Кырымны Русиягә керергә өндәп йөргәннәр иде, әмма хәзер кырымтатарларны оныттылар", дип белдерде Нуриәхмәт Азатлык сорауларын җаваплап.
Тыныч кына барган пикетта анда катнашучылар янына килеп кызу бәхәс куертучылар да табылды. Урыс телле бер хатын-кыз пикетчыларга тарихи ватаннары булган Монголиягә китеп яшәргә киңәш итте. Аңа исә пикетчылар, "Сез монда басып алучылар, "Чемодан, вокзал, Русия", дип җавап кайтарып пикет уздыруга комачау итмәүне таләп итте. Бераздан полиция хезмәткәре дә әлеге хатын-кызны пикетчылар яныннан куып җибәрде.
Пикетта үтеп баручыларга Бөтентатар иҗтимагый үзәге белдерүе дә таратылды. Татарча һәм урысча язылган белдерү Кырым татарларына һөҗүм - Русия һәм бөтен дөнья өчен хурлык, дип башланган.
Шуны да әйтергә кирәк, ике көн элек Киевта Русия илчелеге янында да кырымтатарларны яклап пикет оештырылды. Анда хокук яклаучылар, Кырымнан китәргә мәҗбүр булганнар һәм аларга теләктәшлек белдерүчеләр катнашты.
Пикеттан күренеш
Пикеттан күренеш

Комментариев нет: