вторник, 28 октября 2014 г.

«Авылны юкка чыгарырга телиләр»


OLYMPUS DIGITAL CAMERA
Мәктәбе ябылса, авыл үлә, диләр. Саланы юкка чыгаруның икенче бер адымы – ферманы бетерү. Эшләргә кешесе булмаса, ферма бинасы төртсәң аварга торса, бер хәл. Менә Кама Тамагы районы, Бәрлегуҗа авылы халкы, эшлибез, дип атлыгып тора, якын-тирә салалар белән чагыштырганда, ферма биналары да яхшы хәлдә, асфальт юл да кергән. Тик авылның дистәдән артык кешесе майдан бирле эшсез утырырга мәҗбүр. Бәрлегуҗа фермасында булган 570 баш тананы башка авылга алып киткәннәр чөнки. Болай кылануны җитәкчеләр төрлечә аңлата: берсе, биналарга ремонт кирәк, дисә, икенчесе, малларда артым юк, дигән сылтау тапкан. Бер җитәкче исә бөтенләй: «Ул авылда эшли торган кеше юк», – ди. http://beznen.ru/basma/2014-43/avilni-yukka-chigarirga-teliler/

Комментариев нет: