вторник, 9 декабря 2014 г.

Уфада татар-башкорт тиңдәшлеге турында фикерләштеләр

Уфада узган түгәрәк өстәл сөйләшүе башкорт һәм татарларның тигезлеге турында булса да, татар хәрәкәте вәкилләре милли проблемнарны күтәреп чыкты.
Уфада узган түгәрәк өстәл сөйләшүе
Уфада узган түгәрәк өстәл сөйләшүе
8декабрьдә Уфадагы Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында "Русия федерациясенең бердәмлеге һәм башкорт, татар халыкларының тиңдәшлеген саклау" дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Ул Мәскәүдән килгән "Татарский мир" газеты вәкилләре башлангычы белән оештырылды. Анда газетның баш мөхәррире, язучы Ринат Мөхәммәдиев, аның урынбасарлары Әхәт Мөхәммәтов һәм Ләйсән Ситдикова, шулай ук Русиянең Мясников исемендәге клиника институтының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге башы, академик Ринат Акчурин катнашты.
Ринат МөхәммәдиевРинат Мөхәммәдиев
Чараны ачып, Ринат Мөхәммәдиев Русиядә халыкларның тигез шартларда яшәвен ирештерде, Мәскәүдәге "Ватаным" оешмасы, аның башында торучыларны, "Татарский мир" газетын оештыручыларны телгә алды. Мондый федераль газетның татарларда гына булуын ассызыклады. Язучы газет каршында нәшер ителгән кайбер китапларны телгә алып, Гомәр Хайям, Габделҗаббар Кандалый, Ринат Харис, Татар халык мәкальләре китапларын атады. Татар артистларының Мәскәүнең Кремль сарае кебек биналарында унар мең кешелек залларны тутырып концерт куюларын, Сабантуй бәйрәмендә 150 мең кеше катнашуын әйтеп, татарларның зур халык булуын ассызыклады.
Чыгыш ясаучыларның күпчелеге татар-башкорт дуслыгы, милләт бөеклеге турында сөйләде. Мәсәлән, Татар морзалары оешмасы вәкиле Максат Мәмлиев башкортларга ярдәм итәргә кирәк дип чыгыш ясады. Башкортстан татарлары милли-мәдәни махтарияте рәисәсе Римма Үтәшева оешма тарафыннан башкарылган эшләрне атады. Мәскәү кунагы Ринат Акчурин татар-башкорт милләтләрен бер халык дип атады. Филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина милли әдәбият проблемнарын күтәреп, урыс теленә тәрҗемә итү, Мәскәүдә китаплар чыгаруны җайга салу, милли мәгарифтәге мөһим мәсьәләләрне күтәрсә дә, әлеге мәсьәләләргә игътибар итүче булмады.
Рамил ХөсәиновРамил Хөсәинов
Түгәрәк өстәлдәге иң кызу чыгышны Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов ясады: "Монда төп тема дип, татар-башкорт халыклары тәңгәллеге, Русиянең бердәмлеге мәсьәләсе куелган. Ләкин төп темадан читкә киттек. Мин темага алып кереп, шуларны әйтер идем. Бердәмлек бары тик тигезлек булганда гына мөмкин. 309нчы федераль канун белән милли компонентны бетерделәр, бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик урыс телендә генә биреп була. Имеш, урыс теленең мөмкинчелеге зур. Без татар мәктәпләрендә укыдык, югары уку йортларына имтиханнарны татарча биреп кердек. Шундый укучылар арасыннан бик зур кешеләр чыкты. Әлеге кануннар татар телен кухняга куып кертүне күз уңаенда тота. Без моның белән килешмибез. Татар теле Русия күләмендә дәүләт теле булырга тиеш. Бүген илдәге вазгыять бик авыр. Хәтта сугыш алдында торабыз дип әйтер идем. Шушы шартларда Мәскәү бездән таяныч эзли икән, мәнфәгатьләр үтәлергә тиеш".
Тарих фәннәре докторы Фаил Сафин: "Мин милләткә бәйле кайбер саннар китерәм. 1926 елгы җанисәптә татарлар 31, башкортлар 13 процентка якын булган. 2002 елгы халык санын алуларда 200 мең татар башкорт булып яздырылды. Башкорт халкы 141 процентка арткан урыннар бар. Бу мөмкин түгел. Чынбарлыкта бүген Башкортстанда урыслар 45, татарлар 33, башкортлар 16,5 процент тәшкил итә. Төп проблема – халык санын югалту һәм милләтнең урыслаша баруы".
Заһир ХәкимовЗаһир Хәкимов
Башкортстан татарлары Конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов: "Республикада өч татар, илледән артык башкорт гимназиясе эшли. Башкортстан телевидениесендәге бердәнбер татар тапшыруын бетерделәр. Узган атнадагы татар мәгарифе турындагы түгәрәк өстәлдә министрлык вәкиле кайбер саннар китереп, башкорт балаларының 99,7, татар балаларының 47,6 проценты туган телләрендә укуын әйткән иде. Башкорт балалары республикада дәүләт теле буларак туган телләрен укый. Мин Башкортстан халыклары телләре турында канунны үзгәртү кирәк дип саныйм".
Ринат Мөхәммәдиев әлеге чыгышлардан соң шулай диде: "Мин татар-башкорт проблемнары юк дип йөри идем. Үзем өчен яңалык ачтым. Без үз халкыбызны күтәрергә тиеш. Кайбер чечен халкы вәкилләренең уйламый эш итүе нинди нәтиҗәләргә китерүен беләсез. Ә Чечнянең бүгенге җитәкчесе алып барган акыллы сәясәт нәтиҗәсендә алар үсеш кичерә. Казан шәһәре совет чорында нинди иде? Бүген күреп торасыз, ул дөнья дәрәҗәсендә танылды. Минем дә кайнар чыгыш ясаган чакларым булды. Мәсәлән, суверенлык өчен көрәшкән елларда аерылып чыгу кирәклеге турында әйткән идем. Моны телевидение аша күргән әтием: "Сугышта мине танк эченнән 19 яшьлек Саша исемле урыс малае тартып чыгарды. Ул коткармаса, син булмас идең", диде һәм урыслардан аерылу турында башка телгә алмаска кушты. Без авыр җирләребезне беләбез. Проблемнарны цивилизацияле юллар белән чишәргә кирәк. Русиянең бердәмлеге шуңа бәйле".
Татар һәм башкорт телләре тиңдәшлеге турындагы түгәрәк өстәл сөйләшүендә башкорт телендәге чыгышны бары тик бер кеше – язучы Марсель Сәлим ясады. Ул татар-башкорт дуслыгы турында шигырен укып ишеттерде. Түгәрәк өстәлдә нинди дә булса документ кабул ителмәде. мөнир вафин

Комментариев нет: